Зәй көрәшчесе Фаил Ибраһимов Казан Сабантуенда тәкә отты
21 июнь көнне Казанда татар халык бәйрәме – Сабантуе узды.
Зәй ишегалдында “Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр көрәш мәйданын тоты. Тамашачылар һәр алымны дәртләнеп күзәтеп тордылар, яшь көрәшчеләргә ай-һулап ярдәм итеп, җан аттылар.
Нәтиҗәдә Фаил Ибраһимов (тренеры Айрат Минһаҗев) абсолют батыр булды, ул көч кенә түгел, җитезлек һәм тактик фикерләү сәләтен дә күрсәтте. Барлык спортчыларга Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримов кыйммәтле бүләкләр тапшырды, ә җиңүчегә символик бүләк –тәкә тапшырылды.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев