Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй көрәшчесе Данил Сыктывкардан көмеш медаль белән кайтты

10 -12 апрельдә Сыктывкар шәһәрендә 16 яшькә кадәрге егетләр арасында Коми Республикасы спорт көрәше федерациясенең I Вице-президенты Ю. Широков призына ирекле көрәше буенча V Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда Россия Федерациясенең 17 төбәгеннән 120 дән артык спортчы катнашты.

Татарстан Республикасы составында Зәй спортчылары булуы безнең өчен аеруча куанычлы. Көрәшчебез Данил Карпов анда үз үлчәү категориясендә көмеш медаль алуга иреште. Данил тренер Илнар Хәйруллин кул астында «Зәй» спорт мәктәбендә шөгыльләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев