Зәй көрәшчесе Александр — Бөтенроссия турниры җиңүчесе
13 — 15 декабрьдә Чайковский шәһәрендә грек-рим көрәше буенча Бөтенроссия ярышлары үтте.
Ул Россиянең атказанган тренеры Г. П. Сарсатских һәм ЧГИФК ның беренче ректоры А. А. Данилов истәлегенә оештырылды.
Ярышларга илнең 23 төбәгеннән иң көчле 350дән артык көрәшче килде. Зәйдән анда тренер Радик Маврин шәкерте Александр Петров катнашты. Һәм Александр 100 кг. га кадәр үлчәүдә беренче урын яулады. Шуның белән спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
фото: спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев