Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй көрәшчесе Әбүбәкер - илкүләм бәйгенең көмеш призеры

29 - 30 декабрьдә Чечен Республикасының Грозный шәһәрендә ирекле көрәш буенча, яшүсмерләр арасында KINGDOM-8 Бөтенроссия турниры үтте.

Ярышларда Россиянең 8 төбәгеннән 465 көрәшче катнашты. Алар   Ингушетия, төньяк Осетия-Алания,  Дагыстан, Чечня, Кабардино-Балкария республикаларыннан, Ставрополь краеннан, Әстрехан өлкәсеннән җыелган иде. Биредә   Татарстан данын Әбүбәкер Мугурбиев яклады. Ул   32 кг. га кадәр авырлыкта икенче урын алды. Аның тренеры Илнар Хәйруллин.
"Ярышларда катнашу мөмкинлеге тудырган өчен Зәйнең көрәш спорты Федерациясенә рәхмәт белдерәбез",- ди тренер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев