Зәй көрәшчеләрендә –көмеш медаль
6-7 мартта Базарлы Матак авылында, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, «Татмелиорация» генераль директоры Залаков Әнвәр Мәхмүт улы истәлегенә багышланган 2008-2010, 2011-2013 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышларда «Зәй» спорт мәктәбе укучылары катнашты.
60 кг авырлык категориясендә Карпов Данил һәм 32 кг авырлык категориясендә Тугашев Эмиль (тренер-укытучысы Регина Салихова), 36 кг авырлык категориясендә Вәлитов Максим, 56 кг авырлык категориясендә Нормуратова Бибиханифа (тренер-укытучысы Равил Салихов) көмеш медаль яуладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев