Зәй көрәшчеләре халыкара турнирдан җиңү белән кайтты
24 майда Пермь шәһәрендә яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча халыкара турнир узды.
Ярышларда Казахстан, Әзербайҗан, Әрмәнстан, Таҗикстан һәм Россиядән 200 дән артык спортчы катнашты.
35 килограммга кадәр авырлык категориясендә Мөһербиев Әбүбәкер чемпион булды.
42 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Әмир Хөснетдинов көмеш призер булды.
57 килограммга кадәр авырлык категориясендә Данил Карпов халыкара спорт ярышларында бронза призер исемен яулады.
Шулай ук көрәшчеләрнең тренеры Илнар Хәйруллинга Халыкара турнирның иң яхшы судьясы кубогын тапшырдылар.
фотолар тренердан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев