Зәй көрәшчеләре – халыкара турнир җиңүчеләре
9 - 11 октябрьдә Тольятти шәһәрендә ирекле көрәш буенча, 14 яшькәчә булганнар арасында халыкара турнир уздырылды. Ярышлар Иван Самылин истәлегенә үткәрелде.
Билалышларда Россиянең җиде төбәгеннән, Казахстаннан 270тән артык көрәшче катнашты. Зәйдән анда тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре катнашты.
35 һәм 38 кг. га кадәр авырлык категориясендә Әбүбәкер Мугурбиев һәм Әмир Хөснетдиновлар көчле конкуренциядә җиңүчеләр булдылар. 29 кг. га кадәр авырлык категориясендә Данис Фаршатов турнирның бронза призеры булды. 48 кг. га кадәр авырлык категориясендә Анатолий Минькин да бронза медаль алды.

Кызлар арасында 32 кг. га кадәр авырлык категориясендә Карина Власевнина көмеш призер булды.
“Тагын ике егетебез – Данил Хафизов һәм Алексей Кузнецов югары үлчәү авырлыкларында көрәшеп җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Һәр яшь спортчыга тырышлыклары, әти-әниләргә аларны даими күзәтеп, кайгыртып торулары өчен рәхмәт”, - диде Илнар Хәйруллин.
фотолар: тренердан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев