Зәй көрәшчеләре – җиңүче
11 майда Яр Чаллы шәһәрендә 14 яшькә кадәрге кызлар һәм яшүсмерләр арасында Идел Буе федераль округының ирекле көрәш буенча беренчелек узды.
Ярышларда 400дән артык спортчы катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 32 кг га кадәр авырлык категориясендә Мөһербиев Әбүбәкер чемпион булды.
35 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов чемпион булды.
Яшүсмерләр белән беррәттән кызлар да көч сынашты. 28 кг.га кадәр авырлык категориясендә Карина Власевнина бронза призер титулына ия булды.
Калган көрәшчеләр дә яхшы көрәш алымнары күрсәтеп, уңышлы чыгыш ясадылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев