Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй көрәшчеләре – илкүләм турнирлар җиңүчеләре

Бу көннәрдә Алабуга шәһәрендә билбау көрәше буенча ике зур турнир үтте.

Анда Зәй көрәшчеләре күп медальләр яуладылар.

28-30 гыйнварда билбау көрәше буенча осталарның Бөтенроссия турниры үтте. Ул атказанган тренерлар М. Сәхәбетдинов һәм А. Шәйхетдинов истәлегенә багышланды. 

Ярышларда үз үлчәү категорияләрен Радик Сәлахов, Кәрим Кәлимуллин җиңүчеләр булдылар. Айрат Гайнетдинов икенче урынны алды. Азат Кашапов белән Андрей Хромов өченче урынга ирештеләр. 

30 гыйнвардан 2нче февральгә кадәр Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Анда аталы-кызлы тренерлар Регина һәи Равил Салиховлар кул астында шөгыльләнүче спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Үз үлчәү категориясендә Кәрим Кәлимуллин барлык көндәшләрен җиңеп алтын медаль яулады. Азат Кашапов белән Айрат Гайнетдинов көмеш призерлар булдылар. Эльдар Хисамиев белән Артем Хромов бронза медаль ияләре.

фотолар спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев