Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй көрәшчеләре илкүләм ярышларда бронза медальләр яуладылар

5 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Әлеге турнир Россиянең 22 төбәгеннән, шулай ук Кыргызстан, Үзбәкстан һәм Казахстаннан 400 гә якын спортчыны җыйды. Алар арасында Зәй спортчылары үзләрен лаеклы көндәшләр буларак күрсәттеләр.

Ярышлар 2012-2013 елгы яшүсмерләр арасында ике яшь категориясендә узды.28 кг га кадәр авырлыкта Данис Фаршатов бронза, 32 кг га кадәр авырлыкта Әбүбәкер Мугурбиев шулай ук бронза призер булдылар.

2008-2009 елгылар арасында Данил Карпов та 51 кг га кадәр авырлык үлчәмендә бронза медаль иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев