Зәй көрәшчеләре булдыра
1-2 октябрьдә Чаллыда билбау көрәше буенча 2008-2010 елгы егетләр һәм кызлар арасында Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, атказанган тренеры Алмас Заһретдинов истәлегенә Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда Россиянең 15 төбәгеннән 183 спортчы катнашты. Зәйдән анда тренер-укытучы Регина Салихова шәкерләре уңышлы чыгыш ясады.
“Зәй” спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. 95 кг. авырлык категориясендә бронза медаль иясе Арсений Бутин. 48 кг авырлык категориясендә өченче урында Елизавета Бирюкова булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев