Зәй көрәшчеләре бәйгедә җиңү яулап, парашюттан сикерү хокукы алды
Бүген, 2 августта Түбән Кама шәһәрендә Хәрби десант гаскәрләре көненә һәм махсус хәрби операция зонасында һәлак булган гвардия рядовое Иван Григорьевич Марков истәлегенә багышланган 2011 елгы һәм кечерәк яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча муниципаль ара турнир узды.
Анда Зәйдән тренер Илнар Хәйруллин шәкертләре катнашты.
30 кг га кадәр авырлык категориясендә Данис Фаршатов, 41 кг га кадәр авырлык категориясендә Әмир Хөснетдинов, 68 кг. га кадәр үлчәүдә Адэль Якупов чемпион булдылар.
48 кг га кадәр авырлык категориясендә Анатолий Минькин көмеш призер булды. Барлык җиңүчеләргә дә парашют белән сикерү мөмкинлеге бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев