Зәй каратистлары халыкара ярышлардан җиңүләр белән кайтты
26-28 сентябрьдә Новосибирск шәһәрендә “33 Мемориал Андрея Якутова” дип исемләнгән каратэ - киокусинкай буенча халыкара ярышлар булып узды. Анда дөньяның 16 иленнән һәм Россиянең 32 төбәгеннән 1400 спортчы катнашты.
Ярышлар югары дәрәҗәдә узды, анда катнашучылар чыгышларын дөнья күләмендә билгеле спортчылар күзәтте, алар арасында өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы Александр Карелин да бар иде. Бу Россия Федерациясендә каратэ - киокусинкай спорт төренең әһәмиятен күрсәтә.
Халыкара ярышларда безнең шәһәрне Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре тәкъдим итте. Алар Татарстан Республикасы командасы составында лаеклы чыгыш ясады. Нәтиҗәдә Амелия Камалиева әлеге ярышларның өченче тапкыр җиңүчесе булды. Шулай ук үз категорияләрендә Умукурсум Ихинданова, Элиза Агапова җиңү яуладылар. Өченче урынны Радаль Селиверстов алды.
Гомумкомандалар арасында татарстанлылар 9нчы урынны яулады. Анда Зәй спортчылары дүрт алтын медальнең өчесен яулап җитди өлеш кертте. Бу Зәйдә каратэ-киокусенкай спортының җитди куелуы турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев