Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй каратистлары республика ярышларында 39 медаль яулады

23 февральдә Зәйнең «Старт» спорт комплексында киокусинкай — каратэ буенча республика беренчелеге ярышлары үтте.

Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама, Казан, Чистай, Кукмара, Әлки районыннан 400ләп спортчы катнашты. Безнең шәһәрне тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүчеләр тәкъдим итте. Әлеге ярышлар Россия беренчелегенә сайлап алу ярышлары да булып торды һәм биредә Татарстан Республикасы җыелма командасы төзелде. 

Безнең шәһәр командасында титуллы спортчылар белән беррәттән яшь егетләр дә көрәште, алар барысы да югары әзерлек һәм спорт осталыгы күрсәттеләр. Ярышлар нәтиҗәләре буенча Зәй командасы спортчылары 24 алтын, 10 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар. Гомумкоманда зачетында безнең команда чираттагы тапкыр беренче урынны яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев