Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй каратистлары кабат җиңү белән кайттылар

30 мартта Пенза шәһәрендә карате Киокусинкай буенча, яшь спортчылар арасында Идел буе федераль округы беренчелегенә ярышлар үтте.

Анда Пенза, Самара, Түбән Новгород, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан 250дән артык спортчы катнашты. Татарстан командасы составында чыгыш ясаган Зәйнең Алексей һәм Владимир Ревиннар кул астында шөгыльләнүче егетләре — Виталий Бочкарев һәм Марат Хөснетдинов үз яшь категорияләрендә җиңүләр яуладылар. Виталий — 3 мәртәбә Россия беренчелеге җиңүчесе, 2 тапкыр Европа беренчелеге призеры. Марат — Россия һәм Халыкара турнирлар җиңүчесе.

Егетләргә 20 апрельдә Санкт-Петербург шәһәрендә узачак Россия беренчелеге ярышларында да уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев