Зәй каратэчыларында – 32 медаль
4 майда Базарлы Матакта традицион киокусинкай каратэ буенча «Җиңү кубогы» республика турниры узды. Анда 200дән артык яшь көрәшче катнашты.
Зәй шәһәрен тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре тәкъдим итте. Яшь спортчылар югары әзерлек һәм рухи көч күрсәттеләр. Ярышлар йомгаклары буенча Зәй спортчылары 11 алтын, 7 көмеш, 14 бронза медаль яуладылар.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев