Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй каратэчылары халыкара бәйгедән җиңү яулап кайттылар

11-12 майда Белорусиянең Минск шәһәрендә каратэ Киокусинкай буенча халыкара ярышлар үтте.

Анда Әрмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Пакистан, Иран, Кытай, Төркия, Италия, Словакия, Канада, Польша, Белорусия, Россиядән 700дән артык спортчы катнашкан. Зәйдән биредә Татарстан Республикасы командасы составында Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре көч сынашты.

"Безнең спортчылар әлеге ярышларга икенче ел рәттән бара. Әлбәттә халыкара дәрәҗәдәге ярышка без аеруча җитди әзерләндек, нәтиҗәләр дә куандыра. Районда әлеге төр спортны үстерүгә мөмкинлекләр тудырулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, — ди тренер Владимир Ревин.

Үз категорияләрендә Егор Ревин, Амелия Камалиева, Умукурсум Ихинданова, Марат Хөснетдинов җиңүчеләр булдылар. Егор белән Амелия инде әлеге ярышларның икенче кабат чемпионнары.

Икенче урынны Азалия Фаршатова, өченче урынны Роман Решетов һәм Александр Тимофеев алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев