Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй каратэчылары тагын җиңүләр яулады

7 апрельдә Түбән Кама шәһәрендә район беренчелегенә каратэ Киокусинкай буенча ярышлар үтте.

Анда Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Чистай, Түбән Кама, Казан, Зәйдән 8-13 яшьлек 200дән артык яшь спортчы катнашты. Зәй данын ярышларда гадәттәгечә әтиле-уллы тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре яклады.

Безнең яшь спортчылар югары әзерлектә булуларын тагын бер кат исбатлады. Үз үлчәү категорияләрендә Егор Ревин, Роман Решетов, Артем Семенов, Кирилл Тарасов, Айрат Вәлишин, Ислам Зиннәтуллин, Абдул-Басир Алиев, Александр Тимофеев, Амелия Камалиева, Умукурсум Ихинданова, Элиза Агапова, Азалия Фаршатова җиңүчеләр булдылар. Икенче урында — Тимур Самохин, Абдурахман Бердыев, Ибраһим Ихинданов, Алексей Комиссаров, Илья Подъячев, Артём Маракин, Матвей Яхин, Адиллия Фаршатова, Полина Филиппова, София Москова. Өченчедә — Серафим Павлов, Радель Әхмәтшин, Закриё Саидов, Екатерина Әшрапова, Юстина Шәймәрданова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев