Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй каратэчылары Самарадан күп медальләр белән кайтты

11 октябрьдә Самара шәһәрендә каратэ-киокусинкай буенча Самара өлкәсе беренчелеге өчен турнир узды.

Анда Россиянең 8 төбәгеннән 20 командада 500дән артык яшь спортчы катнашты. Безнең шәһәрне тренерлар Владимир һәм Алексей Ревиннар кул астында  тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте. 

Ярышлар  өч татамида узды һәм бик җитди барды.  Безнең спортчылар бу юлы да  Зәй шәһәренең каратэ - киокусинкай мәктәбе Россиядә иң яхшыларның берсе булуын исбатладылар. Спортчылар үзләренең көрәшләр этапларын  югары техник дәрәҗәдә уздырдылар. 

Үз категорияләрендә Адилия Фаршатова, Умукурсум Ихинданова, Екатерина Әшрапова,  Полина Филиппова, Элиза Агапова, Егор  Ревин, Радаль Селиверстов җиңүчеләр булдылар.

 Көмеш медальләрне Азалия Фаршатова, Юстина  Шәймәрданова, Артем  Горшунов яулады. Өченче урынны Артем Семенов алды. Гомуми команда исәбендә  безнекеләр  хуҗаларга гына беренчелекне биреп, икенче урынга лаек булдылар.  Спортчыларыбызны һәм тренерларыбызны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.

фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев