Зәй каратэчылары республика бәйгесендә 32 медаль яулады
30 мартта Түбән Камада Киокусинкай каратэ буенча республика ярышлары узды, анда Татарстан Республикасының 9 шәһәреннән 250 яшь спортчы катнашты.
Ярышларда,гадәттәгечә, Зәй шәһәре данын тренерлар Алексей һәм Владимир Ревиннар шәкертләре яклады.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, кайбер спортчылар өчен бу аларның тормышында беренче ярышлар булды, балалар югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр һәм ярышларда лаеклы чыгыш ясадылар. Безнекеләр 14 – алтын, 9 – көмеш һәм 9 – бронза медальләр яуладылар.
Спортчыларыбызны һәм аларның тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев