Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй каратэчылары лагерьда ял итә

Бу ял аларның яңа сезон ярышларга әзерлек этабы да булып тора.

16 июльдә «Йолдызлык» балалар ял-савыктыру лагеренда Зәйнең киокусинкай каратэ белән шөгыльләнүчеләренең җәйге укыту-күнекмә җыеннары башланды.

Җыеннарда тренерлар Алексей һәм Владимир Ревинар җитәкчелегендә 45 бала катнаша.

Чара кысаларында спортчылар 30нчы спорт сезонын башлануга әзерләнәләр. 21 көн дәвамында алар физик әзерлек дәрәҗәсен күтәрүгә һәм техник күнекмәләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән интенсив күнегүләр узачак. Тренеровкалардан тыш, балалар гадәти лагерь  тормышы белән яшиләр, лагерьда узучы чараларда актив катнашалар.

Спортчыларга нәтиҗәле тренировка эшчәнлеге һәм уңышлар телибез.

Фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев