Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй ир-егетләре хоккей уенын ярата

11 октябрьдә Зәйнең «Давыдов-Арена» боз сараенда ветераннар арасында хоккей буенча турнир оештырылды.

Турнирны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова ачты.  Ул актив яшәү рәвеше алып баручыларга рәхмәт белдерде. 

Ветераннар “Аклар” һәм “Кызыллар” командаларына бүленеп уйнады. Беренчеләрдән булып “Аклар”  исәпне ачты, командадан голны Михаил Сапаев кертте. 
 

Командалар составында уйнаган Зәй ГРЭСЫ хезмәткәре Илдар Әхмәтшин, Геннадий Дмитриев, Юрий Токмашов, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәре Эдуард Антонов аерылып тордылар.  Шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов та көндәшләре капкасына ике матур гол кертеп, яхшы уен күрсәтте.  

Һәр командадагылар да ярыштан күтәренке рух алды.

фото спорт идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев