Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй йөзүчеләре республика ярышларында призерлар булдылар

28-30 ноябрьдә Минзәләдә йөзү буенча республика ярышлары узды.

Анда республиканың төрле шәһәрләреннән 625 спортчы катнашты. Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Кукмара, Мөслим, Җәлил, Балтач, Теләче, Ютазы, Кама Аланы, Аксубай, Лениногорсктан берәр, Казан һәм Чаллыдан 4әр команда катнашты. Зәй данын ярышларда тренер Рәйсә Галимова шәкертләре яклады, алар Чаллы командасы составында чыгыш ясады.

— Спортчылар арасында ярыш бик җитди барды. Шәкертләремнең яхшы нәтиҗәләр күрсәтә алуына шатмын, — ди тренер Рәйса Хөсәеновна.

Анда Радмила Григорьева 100 метр арага брасста һәм комплекслы йөзүдә җиңү яулады һәм өлкәннәр арасындагы икенче разрядны дәлиләде. Ә Никита Богомазов исә 100метр арага брасста өченче урын алып, беренче өлкәннәр разрядын раслады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев