Зәй йөзүчеләре яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
8-11 апрельдә Минзәләдә кече шәһәрләр һәм авыл районнары арасында йөзү буенча республика ярышлары узды.
Ярышларда 20 командадан 150 дән артык спортчы катнашты. Зәй данын ярышларда тренер Рәйсә Галимова шәкертләре яклады.
Нәтиҗәләр дә куандырырлык. Бер үк спортчыларның берничә дистанциядә уңышларга ирешүе аеруча югары әзерлекле булу турында сөйли. 50 һәм 100 метр араларда брасс белән йөзүдә һәм 100 метрга комплекслы йөзүдә Никита Богомазов — I, шулай ук Никита 200 метр арага комплекслы йөзүдә — II урын алды. 50, 100 һәм 200 метр араларда ирекле стильдә ярышта Динә Әхмәтова — II булды.
200 метр дистанциядә ирекле стильдә йөзүдә Ләйлә Йосыпова беренчелекне бирмәде, ә 100 метрга ирекле стиль дистанциясендә Ләйлә өченче булды. Ә баттерфляй ярышларында 200 метр дистанциядә Лев Соловьев Лев һәм Егор Картаповлар өченче урыннарны алдылар.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев