Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй йөзүчеләре яхшы чыгышлары белән сөендерделәр

5 апрельдә Лениногорск шәһәрендә йөзү буенча «Юбилейный» бассейны кубогына ярышлар үтте.

Анда Лениногорск, Җәлил, Түбән Кама, Бөгелмә, Кама Аланы, Зәй, Салават (Башкортостан Республикасы) шәһәрләреннән 210 спортчы катнашты.

Район данын яклаган «Зәй» спорт мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Дамир Баринов 100 метр араны комплекслы йөзү дистанциясендә, Радмила Григорьева 200 метрга комплекслы йөзү дистанциясендә беренче булдылар. Артур Габидуллин 200 метрга комплекслы йөзү дистанциясендә өченче булды. Спортчыларны тренер Рәйсә Галимова әзерләде.

фотолар спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев