Зәй йөзүчеләре чираттагы ярышлардан уңышлар белән кайтты
28 августта Баулыда йөзү буенча ачык шәһәр беренчелеге ярышлары үтте. Анда Бөгелмә, Кама Аланы, Баулы, Зәй командалары көч сынашты.
Зәй данын 18 спортчы яклады. Төрле дистанция һәм төрле стильдәге ярышларда Радмила Григорьева – беренче, Дамир Баринов, Рената Әхтәмова – икенче,Лев Соловьев, Матвей Комаров, Анастасия Шишкина – өченче урыннарны яуладылар. Аларның тренеры Рәйсә Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев