Зәй йөзүчеләре – бәйге җиңүчеләре
18 октябрьдә Әлмәттә 2011-2018 елгы егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча «Алтын көз» ярышлары узды.
Анда Зәйдән тренер Рәйсә Галимовада шөгыльләнүчеләр катнашты.
Дамир Баринов 100 метрга ирекле стиль белән йөзүдә 1нче урынны һәм 100 метрга аркада йөзүдә 2нче урынны яулады. Шуның белән 1нче разрядлы спортчы булуын раслады.
100 метр арага комплекслы йөзүдә Радмила Григорьева 1 урынны һәм 100 метрга брасс дистанциясендә 2 урынны алды. Радмила өлкәннәр арасында 2 разрядны раслады.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев