Зәй йөгерешчесе Россия Кубогы ярышларында беренче өчлектә
7 сентябрьдә Санкт-Петербург шәһәрендә Россия Кубогына, 98нче тапкыр “Пушкин – Санкт-Петербург” дип исемләнгән җиңел атлетика марафоны үтте.
42,2 км. арага йөгерештә Зәйдән Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе хезмәткәре Гөлназ Тихонова да катнашты. Һәм ул искиткеч күрсәткеч белән шатландырды.
Гөлназ дистанцияне 2 сәгать 44 минутта үтеп өченче урынга лаек булды.
фото спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев