Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй йөгерешчеләре мөһим чарада катнашты

Чаллыда җиңел атлетика буенча «Җиңүдән җиңүгә» Бөтенроссия акциясенең әһәмиятле этабы узды.

Йөгерү маршруты Мәскәүдә Кызыл мәйданның Мәңгелек уты яныннан, Җиңү парадының 80 еллыгына багышланган чарадан  старт алган иде. Ә  3 сентябрьдә ул  Көньяк Сахалинда төгәлләнәчәк. Бу чорда ул илебезнең 31 шәһәре аша үтәчәк.

Кичә исә, Чаллыда узган акциядә Зәйнең  “Барс” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче җиңел атлетлар катнашты. Аларның тренер-укытучысы –  Ирина  Дылевская. 

Шул рәвешле,  Зәй спортчылары, ярышларда яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп кенә калмыйлар, яшьләр арасында патриотик рухны ныгытуга ярдәм итүче чараларда да актив катнашалар.

фото спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев