Зәй ГРЭСында спорт уеннарына игътибар зур
Зәй ГРЭСында кызыклы спорт уены оештырдылар.
Петанк дип аталган уен зур тимер шарны бәләкәй агач шар янына мөмкин кадәр якынрак ыргытуны күздә тота. Уенда станциянең практикантлары - яшь энергетиклар һәм подрядчы оешма хезмәткәрләре көч сынашты.
Нәтиҗәдә практикантлар арасында Илһам Якупов – I, Матвей Плешаков – II, Булат Әүхәдиев – III булдылар. Подрядчы оешма хезмәткәрләреннән Владимир Корноухов – I, Сергей Антонов – II, Евгений Шилкин – III урын алдылар.
Җиңүчеләр, призерлар грамоталар, сувенирлар белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев