Зәй чаңгычысы Антон Тимашов көмеш медаль алды
17-20 декабрьдә чаңгы узышлары буенча Россия кубогына ярышларның дүртенче этабы Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә үтте.
Анда Зәйнең Федор Симашев исемендәге олимпия резервы спорт мәктәбе чаңгычылары да катнашты.
Нәтиҗәләр буенча Антон Тимашов 15 километр арага класссик стильдә узышта икенче урын яулады. Ә спортчыларыбыз Христина Мацокина класссик стильдә спринт узышларда - 7нче, Ирина Ибраһимова ирекле стильдә 15 километр арага узышта 9нчы булды.
ТР чаңгы ярышлары һәм биатлон федерациясе фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев