Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй чаңгычылары уңыш артыннан уңыш яулый

5 — 9 февральдә Казанда Идел буе федераль округы беренчелегенә чаңгы ярышлары үтте. Анда Татарстан җыелма командасы составында Зәйнең Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр дә катнашты.

Ярышларның беренче көнендә 10 чакрымга классик стиль белән узышта Христина Мацокина беренче урынны яулады. Икенче урында — Софья Козенкова, ул Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде. Спортчының тренеры Рәкыйф Габидуллин. 

Ир-атлар арасында 15 км дистанциядә 19 нчы урынны Тимофей Батуев алды, ул спорт мастерына кандидат нормативын үтәде.
Икенче ярыш көнендә классик стиль белән спринтта алтын медальне кабат Христина Мацокина яулады, бронза медаль иясе — Ирина Ибраһимова. 

Ярышларның өченче көнендә хатын-кызлар эстафетасында (4 кеше х 7.5 км) Ирина Ибраһимова ТР командасы составында беренче урынны яулады. Ә соңгы йомгаклау көнендә Ирина ирекле стиль белән 10 км дистанциядә икенче булды.

фотолар спорт идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев