Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй чаңгычылары ТР беренчелегендә призлы урыннар яулады

Кичә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә 17 һәм 18 яшьлекләр арасында чаңгы ярышлары буенча сайлап алу ярышлары башланды.

Беренче көнне спортчы кызлар ирекле стильдә 10 чакрым, егетләр 15 чакрым дистанциядә көч сынаштылар. Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм призлы өчлеккә керделәр. 

Исегезгә төшерәбез, старт вакытында коеп яңгыр яуды, трассада урыны белән боз хасил булды, әмма катнашучылар барлык каршылыкларны да җиңеп чыктылар. Беренче булып кызлар стартка басты. 

Ярышларның беренче көне нәтиҗәләре буенча Зәй спортчылары арасында Данил Нехаев — 2нче, Ленар Москов 4 урынны алды. Кызлар арасында Софья Козенкова — 2нче, Кристина Тюленева 3 нче урынны яулады. 

Бүген спортчылар классик стильдә кыска дистанциягә спринт-узыш, ә 12 гыйнварда классик стильдә 5-10 километрга ярышачаклар.

Айгөл Яруллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев