Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй чаңгычылары көмеш медальләр яулады

4 — 9 мартта Архангельск өлкәсенең Кононовская авылында 17-18 яшьлек спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Россия беренчелеге булып үтте.

Татарстан Республикасы командасы составында әлеге ярышларда Зәйдән олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбе спортчылары Софья Козенкова, Кристина Тюленева, Данил Нехаев, Линар Москов чыгыш ясадылар. Спортчыларның тренеры Рәкыйф Габидуллин. Ярышларның йомгаклау көнендә Татарстан Республикасы кызлар һәм егетләр командалары эстафетада көмеш медаль яулады:

Кызлар командасы — Конькова Полина, Козенкова Софья, Тюленева Кристина, Сташкевич Полина;

Егетләр командасы — Нехаев Данил, Балуев Ярослав, Шакирҗанов Тимур, Москов Линар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев