Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй чаңгычылары командасы республика чемпионатында өченче урында

Иске елның соңгы көннәрендә «Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә чаңгы узышлары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының I туры үтте.

Анда республиканың иң көчле чаңгычылары катнашты.

Ярышларның соңгы көне безнең район спортчылары өчен аеруча уңышлы булды. 10 км. арага классик стильдә узышта хатын-кызлардан Софья Козенкова, ир-егетләрдән 15 км. арага узышта Вадим Бирюков беренче урыннарны алдылар. Данил Нехаев икенче булды.

Гомумән чемпионат нәтиҗәләре буенча Зәй командасы 1070 очко туплап өченче урынга иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев