Зәй чаңгычылары Казанда узган Татарстан Республикасының җәйге чемпионатында искиткеч чыгыш ясады
Казанның «Мирный» чаңгы-биатлон комплексында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы җәйге чемпионаты тәмамланды.
Зәйнең Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашындагы Зәй шәһәре җыелма командасы шәхси һәм команда зачетларында берничә медаль яулап, искиткеч нәтиҗә күрсәтте.
Ярышларның беренче көне Зәй спортчыларына берьюлы ике җиңү китерде. Алтын медальне һәм мактау пьедесталының иң югары баскычын Христина Мацокина яулады. Бронзаны Кристина Тюленева алды.
Ярышларның икенче көнендә Кристина Тюленева, тагын бер тапкыр пьедесталга күтәрелеп, көмеш медаль яулап, үзенең югары класслы булуын раслады. Чаңгычы Вадим Бирюков та бик яхшы нәтиҗә күрсәтте, ул Зәй командасын тагын бер бүләк белән тәэмин итеп, чемпионатның бронза призеры булды.

Спортчыларның уңышы – аларның остазының да казанышы. Чемпионнарның тренеры – Рәкыйф Габидуллин.
Киеренке көрәш йомгаклары буенча Татарстан Республикасы шәһәрләре арасында гомумкоманда зачетында Зәй җыелма командасы, мактаулы өченче урынны алып,иң көчле өчлеккә керде.
фотолар спорт идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев