Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй чаңгычылары җиңүләр яулады

12-13 мартта Чаллыда спорт мастеры И.С. Утробин призына республика чаңгы ярышлары үтте. Анда Зәйдән Федор Симашев исемендәге спорт мәктәбендә шөгыльләнүчеләр катнашты.

Ярыш нәтиҗәләре буенча 2009-2010 елда туганнар арасында 3 километр арага ирекле стильдә узышта Азалия Тихонова җиңү яулады. Ә 2007-2008 нче елларда туганнар арасында 10 километр арада Данил Нехаев беренче булды. 
Команда спринтында безнең кызлар  Софья Козенкова, Софья Пылаева һәм  Анастасия Кошенкова көндәшләрен җиңүгә ирештеләр. 
Спортчыларны һәм тренерларны зур җиңүләре белән тәбриклибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев