Зәй баскетболчылары Татарстан лигасы призерлары булдылар
12 июньдә Әлмәттә Россия көненә багышланган баскетбол буенча Татарстан лигасының беренче туры узды.
Ярышларда Зәйдән тренер Кямран Асадов кул астында шөгыльләнүчеләр катнашты. Нәтиҗәдә «Барс-2» командасы 13 яшькә кадәрге балалар арасында җиңү яулады. «Барс» командасы III урынга чыкты.
Катнашучыларга рейтинг очколары биреләчәк, җәйге турнирлар нәтиҗәләре буенча иң яхшы командалар суперфиналда уйнаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев