Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Зәй баскетболчылары республика беренчелегендә чарлана

28 ноябрь, 1 декабрьдә Зәйнең «Старт» спорт-сәламәтләндерү комплексында 16 яшькәчә булганнардан төзелгән командалар арасында баскетбол буенча Татарстан беренчелеге ярышлары үтте.

Анда 11 команда катнашты. Зәй данын тренерлар Камран Асадов һәм Иван Волковның «Барс» командасы яклады.

Зәй баскетболчылары хәл иткеч уеннарда Азнакай һәм Актаныш командаларын җиңделәр, әмма Казан уенчыларына бирештеләр. Нәтиҗәдә Зәйнең «Барс» ы 6нчы урын алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев