Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Зәй балалар бакчалары арасында “Кышкы уеннар” ярышлары узды

18-19 гыйнварда “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында “Кышкы уеннар” ярышларының 1нче этабы узды.

18 гыйнварда, беренче турда “Алтынчәч”, “Якты кондыз”, “Күкчәчәк”, “Кояшкай”  командалары, 2нче турда “Кызыл калфак”, “Кыңгырау чәчәк”, “Уймак кыз”, “Тату гаилә”, “Теремкәй” балалар бакчалары катнашты. Финалга “Уймак кыз” балалар бакчасы чыкты. 
-Ярышлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларның шәхесен төрле яклап үстерүгә ярдәм итү, физик культура, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатларында оештырылды,- ди оештыручылар.
 Барлык катнашучылар да татлы призлар, ә командалар катнашкан өчен грамоталар белән бүләкләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев