Хоккейчы кызлар Россия күләмендәге ярышларда сыналды
4 — 8 декабрьдә Киров өлкәсенең Кирово-Чепецк шәһәрендә кызлар хоккей командалары арасында «Хрустальная тиара» дип исемләнгән төбәкара турнир үтте.
Анда Идел буе округының 7 төбәгеннән командалар катнашты. Татарстан җыелма командасы «Икар» составында да Зәйнең «Яшьлек» спорт мәктәбеннән Розалина Вагапова, Ангелина Зотова, Назилә Сөнгатуллина, Замирә Сибгатуллина катнаштылар.
Безнең кызлар турнир таблицасының дүртенче урынында уеннарны тәмамладылар. «Иң яхшы тренер» исемендә республика командасы остазы Андрей Душкин бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев