Урыссуда үткән ярышларда Зәй көрәшчесе чемпион калды
16 майда Урыссуда махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләр истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды.
Ярышларда 2011-2012 елгы яшүсмерләр үзләрен сынады. Турнирда 150дән артык спортчы катнашты. Зәй данын тренерлар Анатолий Терентьев һәм Радик Маврин кул астында шөгыльләнүчеләр яклады. Безнең Егор Спирин (тренеры Анатолий Терентьев) үз үлчәү авырлыгында чемпион калды.
фото спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев