«Татарстан лигасы» ярышларында Зәй баскетболчылары бөтен пьедесталны яулады
9 июльдә Әлмәттә «Татарстан лигасы» баскетбол уеннарының II туры узды.
Анда Зәй данын Камран Асадов кул астында шөгыльләнүче командалар яклады. 13 яшькәчә булганнар арасында безнекеләр бөтен пьедесталны яулады. «Барс 2» — I, «Барс 3» — II, «Барс» — III урыннарны алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев