Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Татарстан Чемпионатында Зәй командасы өченче урында

«Ялта-Зәй» спорт әзерлеге үзәгендә СССРның спорт мастеры В. А. Бекасов истәлегенә чаңгы узышлары буенча республика Чемпионаты ярышларының икенче туры үтте.

Бүген — 4 мартта узган ярышларның нәтиҗәсе куанычлы. Зәй чаңгычылары биредә югары күрсәткечләргә ирешә.

Масс-стартта ирекле стильдә узышуда Христина Мацокина беренче урын алды. Ә Алинә Вәлиуллина — өченче, Софья Козенкова — дүртенче булдылар. Ир-егетләрдән Вадим Бирюков дүртенче урын алды.

Чемпионатта Зәй командасы өченче урын яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев