«Татарстан чаңгы юллары — 2025» акциясендә 5 мең 800ләп зәйле чаңгыга басты
8 февраль иртәсендә Зәйнең Яңа шәһәр урманы буе дәртле музыка аһәңеннән, кешеләрнең шатлыклы авазларыннан гөр килеп торды.
Биредә Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары кысаларында «Татарстан чаңгы юллары — 2025» узышлары үтте.
«Спорт-тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру максатын күз уңында тоткан әлеге чарада елның елында зәйлеләр теләп катнаша. Бүген дә олысы-кечесе күпләп җыелган. Иң башта сабыйлар узышларны башлап җибәрде, аларны мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, өлкәннәр алыштырды. Катнашучыларның күбесе бөтен гаиләсе белән чаңгыга басты. Гомумән, район буенча 5 800 ләп кеше саф һавада чаңгы юлларын әйләнде.
Ярышларны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, Россия Чаңгы узышлары федерациясе президиумы әгъзасы Эдуард Галиев катнашты. Шунда ук «Көчлеләр узышы» җиңүчеләрен бүләкләү дә булды. Ир — атлар арасында 10 800 метрга дистанциядә Раил Имамиев җиңде, икенче урында Игорь Калистратов һәм Марат Шакирҗанов, өченче урында Олег Фокин. Хатын-кызлар арасында 5 400 метр дистанциядә Гөлназ Тихонова җиңде, ә икенче урынны Юлиана Изосимова алды. Шулай ук сәхнәдә ГТО комплексының алтын билгеләрен алучыларга медальләр тапшырылды.
1нче һәм 5нче мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә үз территорияләрендә ярышлар оештырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев