Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Сезонга әзерлек: Зәйнең «Барс» баскетболчылары җыеннарда катнашты

9-26 августта «Йолдызлык» балалар ял-сәламәтләндерү лагеренда «Барс» спорт мәктәбенңдә “баскетбол” бүлегендә тәрбияләнүчеләрнең укыту-тренировка җыеннары узды.

Чара «Россиядә спорт» дәүләт программасының максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелде. Җыеннарда тренер  Камран Асадов җитәкчелегендә 35 спортчы катнашты.

Әлеге җыен –  яшь баскетболчыларны алдагы сезонга әзерләүдә мөһим этап. Интенсив күнегүләр техник күнекмәләрне камилләштерүгә, физик әзерлек һәм тактик фикерләүгә юнәлдерелгән иде. Балалар ыргыту, туп алып бару, шулай ук тизлекне яхшырту, чыдамлылык һәм көч өстендә эшләделәр.

Спорт әзерлегеннән тыш, оештыручылар тәрбияләнүчеләрнең мәдәни ялы турында да кайгыртты. Балалар төрле чараларда, уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, бу аларга ял итәргә, көч тупларга һәм уңай хис-кичерешләр алырга ярдәм итте. Уку-тренировка җыеннарын оештыруга шундый комплекслы якын килү уңыш нигезе булып тора һәм көчле спортчыларны гына түгел, гармонияле үсеш алган шәхесләрне дә тәрбияләргә булыша. 

«Уку-тренировка җыеннары - ул интенсив эш кенә түгел, коллективны берләштерү һәм команда рухын формалаштыру мөмкинлеге дә», - дип билгеләде «Барс» спорт мәктәбе тренер-укытучысы Камран Хәсәнович.

«Баскетбол» бүлегендә тәрбияләнүчеләр тәҗрибә тупладылар, үз осталыкларын ныгыттылар һәм яңа спорт казанышларына әзерләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев