Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Салкын чаңгы юллары күңелләрне җылытты

Узган шимбәдә зәйлеләр «Татарстанның чаңгы юллары-2024» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар.

Яңа шәһәр урманы буена спортчылар, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, ветераннар чыкты, ә Мирный бистәсе, Иске Зәйдә ярышлар мәктәп яны территорияләрендә үтте. 22 авыл җирлегендә чаңгы спортын сөйючеләр үз җирлекләрендә чаңгыга басты. Үз ярыш төркемнәрендә Михаил Комендантов, Ульяна Мошкина, Линар Фәсхиев, Гөлназ Тихоноваларга тиңнәр булмады. Оешма-предприятиеләр командалары арасында спорт идарәсе, авыл җирлекләре арасында аксарлылар җиңү яулады. Быелгы ярышлар Россиядә гаилә елын билгеләп үтү сәбәпле, гаиләләр арасында да эстафета формасында оештырылды. Анда Петровлар — икенче, Сәмигуллиннар — беренче урыннар алды.

Ә аннан алда 7-9 февраль көннәрендә чаңгы ярышлары мәктәп укучылары арасында үтте. Сабыйлар исә Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында көч сынашты. Һәр алдынгы дипломнарга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев