Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

Өлкәннәр спортта сыналды

Бүген, 1 октябрьдә Зәйнең “Өмет” клубына йөрүче өлкәннәр өчен спорт бәйрәме уздырдылар. “Барс” спорт мәктәбе тренеры Гөлназ Абдуллина Халыкара өлкәннәр көненә багышлап, “Күңелле стартлар” оештырды.

Чара чын күңел күтәренкелеге һәм оптимизм бәйрәменә әверелде. Катнашучылар, олы яшьтә булуларына карамастан, спорт ярышларына энтузиазм белән кушылдылар.
“Өмет”  клубы  Зәйдә 2010 елдан бирле актив өлкәннәрне берләштерә. Быел сентябрьдә клуб оешуга 15 ел тулды. Анда 40 актив пенсионер, көн саен спорт белән шөгыльләнә. Барлык шөгыльләр дә бөтен тәнне ныгытуга һәм гомуми сәламәтлек торышын яхшыртуга юнәлдерелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев