Заинск-информ 16+
Рус Тат
Спорт

«Нефтехимик» уенчылары Зәй хоккейчылары белән уртак тренировка уздырды

Мастер-класста «Яшьлек» спорт мәктәбе укучылары катнашты.

Зәйнең «Яшьлек» боз сараенда «Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары Зәй хоккейчылары өчен мастер-класс үткәрделәр. Һөҗүмчеләр Севастьян Соколов, Кирилл Ураков һәм Дмитрий Жукенов яшь хоккейчылар белән үзләренең профессиональ серләре турында уртаклаштылар.

— «Нефтехимик» хоккей клубы уенчылары безнең балалар белән уртак тренировка үткәрергә һәм аларга хоккейда ничек югарылыкка ирешеп булачагын күрсәтергә килделәр. Бүгенге очрашуда безнең барлык хоккей командалары да катнаша. Аңлашыла ки, барлык егетләр дә «Нефтехимик» уенчылары була алмаячак, әмма спорт мәктәбенең төп бурычы — балаларда ихтыяр көче сыйфатлары тәрбияләү, мондый очрашулар шуңа ярдәм итә дә, — дип сөйләде «Яшьлек» спорт мәктәбе директоры Александр Артемьев.

Профессионаллар белән бергә балалар шуу техникасын, кәшәкә белән эш итүне, капкага ыргытуны камилләштерделәр, алка кабул итәргә һәм тапшырырга өйрәнделәр. Шулай ук яшь Зәй спортчылары автографлар алдылар һәм «Нефтехимик» уенчылары белән истәлеккә фотога төштеләр.

Ирина Смирнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев