Милли бәйрәмдә физик чыныгу үттеләр
Зәйдә район Сабантуенда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында физик әзерлек һәм спорт осталыкларын күрсәттергә дә мөмкин булды.
Сабантуй халык традицияләре мохитендә вакытны күңелле уздырып кына калмыйча, үзеңнең спорт сәләтеңне дә күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек бирде. ГТО нормативларын тапшырган һәркем призлар белән бүләкләнде. Бу чара барлык теләүчеләрне актив тормыш рәвеше алып барырга һәм югары спорт нәтиҗәләренә ирешергә рухландыра.
фотолар спорт идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев